Район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ф.М.Камаев районыбыз гүзәл затларын Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады

2013 елның 8 марты, җомга

Бүген район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ф.М.Камаев районыбыз гүзәл затларын 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

“Кадерле хатын-кызларыбыз! Барчагызны язның тәүге бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Чөнки ул Сезне, гүзәл затларыбызны, олылау, аерата игътибар күрсәтү көне.

Гасырлар буена хатын-кызның гүзәл һәм серле образы меңәрләгән иҗади чагылыш тапкан. Ләкин барыбер нидер әйтелми, нидер сурәтләнми кала кебек тоела. Бу мәңге шулай булачак, чөнки сезнең гүзәллекнең һәм камиллекнең чиге юк.

Безнең хатын-кызларыбызның җәмгыятьтәге абруе һәрвакыт югары булган. Бу бүген дә шулай: гүзәл затларыбыз һәр өлкәдә беренче булырга омтыла. Без хатын-кызларыбызның спорттагы олы казанышларына, мәдәнияттә, фәндә, бизнеста яуланган зур уңышларына сокланып карыйбыз.

Тормышыгыз шатлык белән тулсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен!

 

Ихтирам һәм хөрмәт белән,

район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ф.Камаев”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International