1-2 март көннәрендә Зәй шәһәрендә үткән чаңгы ярышлары буенча ТР чемпионатында Актаныш Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучысы Айгөл Вәкилова (остазы Г.Мансуров) җиңү яулады. 5 чакрым араны ирекле ысул белән шууда беренче килгән кыз спорт мастерлыгына кандидат нормативларын да үтәде. Котлыйбыз!
Чемпионатта катнашкан Актаныш яшь спортчыларыннан Айсылу Гыйлфанова һәм 10 чакрымга узышкан Илгиз Рәшитовлар икесе дә 6 урынга лаек булдылар.