ТР укучыларының IX Спартакиадасы кысаларында 2-3 март көннәрендә Чистай шәһәрендә 1997-98 елгы кызлар һәм яшүсмерләр арасында самбо көрәше буенча бәйгеләр узды. Чарада 31 команда белән 400дән артык спортчы көч сынашты. Актаныш Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучысы Гөлназ Ганиева 56 кг га кадәрге үз авырлык үлчәвендә 3 урынга ия булды (остазы И.А.Чичканов). Котлыйбыз!
Актаныш Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә самбо, дзюдо кебек спорт төрләре буенча дәрес-түгәрәкләр әле 2012 елның октябрь аеннан гына, махсус чакырылган остаз - ТР атказанган тренеры, мастерлар арасында дзюдо буенча 3 тапкыр абсолют Дөнья чемпионы, самбо буенча 8 тапкыр Россия чемпиооны Игорь Александрович Чичканов килгәч кенә башланды. “Моңарчы гомумән мондый спорт төре белән шөгыльләнмәгән кыз-малайларның бүген инде яхшы нәтиҗәләргә, югары күрсәткечләргә ирешүләре бик сөендерә. Физик әзерлек ягыннан алар көндәшләреннән, әлбәттә, калышалар. Чмпионатта, бәйгеләрдә, нигездә, 5-6 яшьтән көрәшә, шөгыльләнә башлаган укучылар катнаша. Без техникага таянып эшлибез, иң мөһиме – шул”,- ди остаз И.Чичканов. Дәресләр атнасына 5 тапкыр, ял һәм күнекмәләр белән аралаштырылып алып барыла. Ягъни, беренче көн шөгыльләнү, икенче көндә – бассейн, өченче көн – янә күнекмәләр, дүртенче көн – сауна һәм бишенче көн – тагын спорт залы. “Актаныш – Фирая Солтанова кебек Олимпия спортчылары биргән район. Минем укучыларым арасында да булачак чемпионнар бар. Актанышта үз спорт мәктәбем булдырырга, самбо, дзюдо кебек көрәш төрләрендә дөньяга танылырдай спортчылар тәрбияләргә телим”,- ди Россиянең халыкара класслы спорт мастеры Игорь Чичканов.