2 март көнне район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев җитәкчелегендә район башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре, оешма-предприятиеләр, хуҗалык җитәкчеләре, авыл башлыклары катнашында даими оештырылучы киңәшмәнең чираттагысы узды.
Таныш булыгыз: яңа җитәкчеләр
Фаил Камаев киңәшмәдә катнашучыларны рәсми рәвештә яңа җитәкчеләр белән таныштырды. Район электр элемтәсе челтәренә яңа башлык итеп, моңарчы оешмада хезмәт куйган Ренат Фәрит улы Хәернасов билгеләнде. Район эчке эшләр бүлегендә дә яңа җитәкче, ул – моңарчы Россия эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары булып эшләгән Руфат Рафик улы Гайнетдинов.
Район эчке эшләр бүлеге хәбәрләре
Киңәшмәдә Р.Гайнетдинов райондагы оператив хәлгә бәя бирде.Аңа кадәр ул залда утырган барлык җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп, җинаятьчелеккә каршы эшчәнлектә бердәмлеккә чакырды. Бүлеккә хәбәрләр никадәр иртәрәк килеп ирешсә, шул кадәр тизрәк аны ачыклау, хәл итү тизрәк була, дигән сүз.
Ел башыннан узган ике ай эчендә район буенча 23 җинаять теркәлгән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 4 кә кимрәк. Җинаятьләрнең ачылышы 62,7% тәшкил итә, узган елга карата үсеш 4%. Соңгы ике айда авыр җинаятьләр кылынмавына бары тик сөенәсе генә кала, узган ел бу вакытка алар 5 теркәлгән булган.
Спиртлы эчемлекләрне чамадан тыш кулланып, сәламәтлегенә зыян салып кына калмыйча, үлем хәленә җиткән затлар да, кызганыч, районда аз түгел. Эчеп вакытсыз гомерләре өзелгән иң зур күпчелекне тәшкил итүче кешеләре белән мәгълүм 7 район билгеле республикада. Алар арасында Актаныш та бар. Бу сан-күрсәткечләр медицина экспертизасы белән дәлилләнгән. Арзанлыгына алданып, сыйфатсыз ясалма аракы сатып алучылар – шушы исерткечнең төп корбаннары. Район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ф.Камаев бу җинаять төренә карата җитди чаралар күрелергә тиешлеген ассызыклады.
Котыру чире янә көчәя
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан территориаль идарәсе Яр Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Л.Хафизова үз чыгышында язгы чорда кыргый җәнлекләрдә котыру авыруы көчәюенә басым ясады. Сүзләрен дәлилләп, 3 февраль көнне Яңа Байсар авылында, 14 февраль көнне аскы Актанышта ихатага котырган төлке керү очракларын мисалга китерде. Хәзер әлеге җәнлекләр белән контактка кергән кешеләр махсус дәвалану курсы узалар.
Шулай ук, алда көткән язгы кыр эшләренә кереп киткәнче, медицина тикшерүе үтәргә тиешле эшчеләр хакында да кисәтте Л.Хафизова.
Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Д.Харисов узган чорга йомгак ясады, алда көткән язгы кыр эшләренә әзерлек чаралары хакында сөйләп таныштырды. Аның әйтүенчә, язгы кыр эшләренә район, гомумән алганда, әзер. Шулай да, хәл итәсе аерым финанс мәсьәләләре, кадрлар белән бәйле сораулар бар. Язгы кыр эшләренә механизаторлар җитмәвен 80 санлы һөнәри лицей, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша хәл итеп булыр дигән ышаныч бар.
Д.Харисов үз чыгышында көндәлек акча кеременә ия терлекчелек тармагы проблемаларына да тукталды. Аерым алганда, сөт җитештерү күләме һаман да канәгатьләнерлек түгел, дип белдерде ул.
Күтәрелгән башка мәсьәләләр
Федераль янгынга каршы хезмәтенең ТР буенча 103нче янгын сакчылыгы бүлегеннән М.Арсланов, шулай ук, атна дәвамында бүлектә теркәлгән оператив хәбәрләр белән таныштырды.
5 февральдән 25 февральгә кадәр җирлекләрдә хисап җыелышлары узды. Халыктан кергән сорауларга район башлыгы урынбасары И.Бариев анализ ясады.
Киңәшмә ахырында мобилизация эшләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Н.Заһретдинов чыгыш ясады. Ел дәвамында оешма-предприятиеләрдә алып барылган тикшерүләр һәм җиңүчеләрне атады.