Хәрби исәпне алып бару буенча 2012 ел эшчәнлегенә йомгак ясалды

2013 елның 5 марты, сишәмбе

Район җирлегендә урнашкан 201 юридик оешмада узган 2012 ел дәвамында хәрби исәп алып барылган, барлык авыл җирлекләре һәм 48 оешма-предприятие, учреждение белән хәрби комиссариатның исәп алып бару бүлеге тикшерүләр уздырган. Планлы рәвештә. авыл җирлекләрендә 8, оешма-предприятие һәм учреждениеләрдә 4 комплекслы тикшеру уздырылган. Тикшерүләрдә бу өлкәдәге эштә җаваплы хезмәткәрнең эше, хәрби исәпне алып бару, бронирование алып барудагы эшләр, авыл җирлекләрендә беренчел хәрби исәпне алып бару һәм җирлектә яшәүчеләрнең, оешма-предприятие, учреждениеләрдә эшләүчеләрнең хәрби бурычларының үтәлеше каралды.

Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бу өлкәдә тиешле документлаштыру эшләре алып барылган,  кирәкле методик ярдәмлекләр бар.  Шулай да, кимчелекләр дә юк түгел.

 

Узган елларда, хэрби исәпкә басарга тиешле, яисә хәрби исәптә булмаган гражданнарны да эшкә алучы оешмалар бик еш күзәтелсә,  2012 ел тикшерүләрендә андый фактлар ачыкланмады. Әмма, мәгариф идарәсендә электән хәрби хезмәткә чакырудан кичектерү каралган берничә укытучының хәрби билеты булмаган килеш хезмәт килешүе төзелү закон таләпләренә туры килми.

 

Район башлыгының карары нигезендә, бу өлкәдәге эшне алып бару буенча ел йомгакларыннан смотр-бәйге уздырыла.

Яхшы яктан бәяләнүче, җиңүчеләрдән әзгә генә калышучы авыл җирлекләре һәм оешма-хуҗалыклар бар. Алар - Чуракай, Киров, Югары Яхшый, Уразай авыл җирлекләре, оешма, предприятие һәм учреждениеләрдән: «Коммунсервис-Актаныш», «Инженерные сети+», Майсызландырылган коры сөт заводы, «Лачын» спорт сарае, Актаныш АТХ-сы, хужалыклардан: “Нур”, “Тамыр”, “Чишмә” хужалыклары.

 

 

Җиңүчеләр исә түбәндәгеләр:

Авыл жирлекләре буенча:

1 нче урында – Иске Кормаш җирлеге,

2 урын - Татар Ямалы авыл җирлеге,

3 урын – Чалманарат авыл җирлеге;

 

Оешма, предприятиеләр арасында:

1 нче урын –Агрегат заводы,

2 урын -  Актаныш үзәк хастаханәсе,

3 урын – «Мехотряд» һәм «Теплосервис» ҖЧҖ;

 

Хужалыклар арасында:

1 нче урын – «Ташкын» хужалыгы,

2 урын - «Нигез» хужалыгы,

3 урын – «Нива» хужалыгы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International