Универсиада уты Актаныш районы аша 22 июнь көнне уза

2013 елның 1 марты, җомга

Универсиада уты планетаның төрле почмакларында яшәүче студентларның бердәмлеген, дуслыгын һәм тынычлыкны символлаштыра. 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада уты эстафетасы – Студентларның Бөтендөнья Уеннары тарихында тиңе булмаган вакыйга.

Универсиада утын кабызу тантанасы Парижда, Европаның иң борынгы һәм дәрәҗәле университетларының берсе Париж-Сорбоннада үтте. Нәкъ бу урынны сайлау очраклы түгел, чөнки 1923 елда Парижда беренче тапкыр студентларның Халыкара спорт уеннары үткәрелә.

2013 елгы Универсиада уты эстафетасы ике этапта үтә.

2012-2013 елларда «Седов» җилкәнле өйрәнү судносы Россия дәүләтчелеге оешуга һәм Россиянең бөек географик ачышларына 1150 ел тулуга багышлап җир тирәли сәяхәт үткәрде. 2012 елның 15 июлендә кораб бортына Универсиада уты белән махсус колба урнаштырылды. Җир тирәли сәяхәт итү барышында Ут Җир шарының 5 кыйтгасында булды һәм 100 меңнән артык чакрым араны узды. «Седов» палубасында һәм кораб тукталачак портларда Казан Универсиадасына багышланган күргәзмәләр оештырылды. Утны саклаучылар һәм 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың вәкаләтле вәкилләре – Мурманск дәүләт техник университеты курсантлары.

2013 елның гыйнварыннан июль аена кадәр Эстафетаның Россиядәге этабы башлана. Ут эстафетасы илнең 30 эре студентлар шәһәрен, шулай ук Татарстан республикасының 44 шәһәр һәм муниципаль берәмлекләр үзәкләрен дә йөреп чыга. Актаныш районы аша Универсиада уты Сарман һәм Мөслим аша үтеп, 22 июнь көнне уза.

 2013 елның 6 маенда Ут эстафетасы Себернең эре шәһәрләре, илнең көньяк һәм көнчыгышы, Үзәк Россия һәм Идел буе буйлап маршрутын дәвам итәчәк. Факелны күтәреп баручылар, һәр шәһәрдә 100-200 метр саен бер-берсен алыштырып, үзәк урамнар һәм университетлар территориясе буйлап Ут белән йөгереп узачаклар. Утны спорт һәм уку өлкәсендә зур уңышларга ирешкән, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан студентлар, волонтерлар, төбәкнең күренекле җәмәгать эшлеклеләре, югары уку йортларының ректорат вәкилләре, хакимият вәкилләре йөртү бәхетенә ирешәчәк. 

Традиция буенча эстафета 2013 елның 6 июлендә Казанда Уеннарны ачу һәм ябу тантанасы стадионында Утны кабызу белән тәмамланачак.

http://kazan2013.ru/tat/flame_about файдаланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International