Хезмәте ачы булса да, җимеше татлы

2013 елның 4 марты, дүшәмбе

Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативларының XIII съездында Актаныш муниципаль районыннан  Рамил Гыйләҗев һәм Тәлгать Арслановлар ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Кошчылык белән шөгыльләнүче Рамил Актаныш җирлеге Әҗәкүл авылы янәшәсендә төзелгән фермасында казлар үстерә, страуслар асрый. Тәлгать Арсланов исә Карач авылында сарыклар үрчетә. Съезд эшчәнлегендә Актаныш муниципаль районыннан, шулай ук, район крестьян һәм фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Илфат Әндерҗанов, Иске Кормаш җирлеге Кыркаентүбә авылыннан сөтчелек фермасы белән шөгыльләнүче Әнис Хаҗиев катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International