Бүген Игенчеләр сараенда фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативларының XIII съезды узды. Чарада ТР Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнаштылар. Актаныш муниципаль районыннан съезд эшчәнлегендә район крестьян һәм фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Илфат Әндерҗанов, Иске Кормаш җирлеге Кыркаентүбә авылыннан сөтчелек фермасы белән шөгыльләнүче Әнис Хаҗиев катнаштылар.
Очрашуда фермер, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге, дәүләт ярдәме һәм, Россиянең БСОга керү шарларында, чит ил фермерлары белән конкурентлык итә алу мәсьәләләре каралды. Шулай ук, катнашучылар 2013-2020нче елларга авыл хуҗалыгы һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чималы базарлары белән идарә итә торган Дәүләт программаларын тормышка ашыру хакында сөйләштеләр.
Чара барышында бүген фермерларда еш кына сораулар тудыра торган мәсьәләләр дә каралды (мәсәлән, җир кишәрлекләрен теркәү һәм авыл хуҗалыгы җирләрен бүлү мәсьәләләре).