Муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы узды

2013 елның 4 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасының кышкы этабы 2-3 март көннәрендә Казанда узды. 46 муниципаль районнан 600 дән артык кеше чаңгыда узышу һәм хоккей ярышларында көч сынаштылар.

Чаңгы ярышларында 42 район арасында Актаныш муниципаль районы командасы 12 урынны яулады. Команда составында биш кеше - Г.Хәертдинова – район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы,  А.Иманаев – яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы, Н.Гобәева – әлеге бүлекнең баш белгече, Л.Хөсәенов - социаль һәм агарту бүлеге башлыгы, А.Мортазин – бүлекнең баш белгече.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International