Райондашыбызга - 100 яшь

2013 елның 22 феврале, җомга

Чалманарат җирлегенә караган Шәбез авылында яшәүче Нуриҗамал Әндерҗан кызы Хурамшина 21 февраль  көнне бер гасырлык юбилеен — 100 яшен каршылады. Аны олы юбилее белән район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев исеменнән район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев тәбрикләде һәм Шәрәфиямал апага РФ Президенты В.Путинның Котлау хатын, район хакимиятенең бүләген тапшырды. Җирлеккә караган “Наратлы” хуҗалыгы җитәкчесе Ф.Бариев та Нуриҗамал әбине ихластан котлап, теләкләрен җиткерде, аңа хуҗалык исеменнән бүләкләр тапшырды.

Яшьлеге авыр елларга туры килүгә, колхозда гомере буе төрле авыр эшләрдә хезмәт куюына карамастан, ветеранга әле һич кенә дә 100 яшь  бирерлек түгел. Колак бераз начарланса да, күзләре әйбәт күрә – бүген дә китап-гәзитләр укыштыра, өй эчендә, ишегалдында башкалар ярдәменнән башка да йөри, хәрәкәтләнә. Көзләрен ындырга чыгып, бәрәңге чүпләвеннән туктавына да әле берничә генә ел икән.

Нуриҗамал әби Шәбез авылыннан. Тормыш иптәше белән алар 7  бала  тәрбиялиләр. Инде балалары үз тормышлары белән көн күрә. Бабай гына сугышта алган алган яраларыннан 1962 елда ук бакыйлыкка күчкән. Бүген Нуриҗамал әби Гөлфинә кызы тәрбиясендә яши.

Илфак Шамил улы Нуриҗамал әбине чын күңелдән олы юбилее белән котлап, аңа сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, менә шулай якыннарының күңел җылысын, кайгыртучанлыгын тоеп, тагын озак еллар гомер итүен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International