Кулларыннан гөл тамар осталар Актанышка җыела

2013 елның 19 феврале, сишәмбе

Районыбыз һәм күрше төбәкләрдәге эшмәкәрләрнең үз эшләрен, эшчәнлекләрен халыкка таныту, үзара тәҗрибә уртаклашу, сәүдә юл-ысулларын ныгыту максатында быел Актанышта тәүге мәртәбә зур күргәзмә оештыралар. Эшмәкәр Б.Шәйхразиев башлап йөргән әлеге күркәм эш дәвамлы булыр дип көтелә.  Ә күргәзмәнең зурлап ачылуы исә иртәгә – 20 февральгә тәгаенләнгән.  Ул үз эшчәнлеген 21 февральдә дә дәвам итәчәк. Мастер-класслар белән үрелеп барачак күргәзмә “Яшьлек” мәдәни үзәгендә һәм Балалар иҗат үзәгендә оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International