Балалар иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган ата-аналар җыелышлары үтте

2013 елның 27 феврале, чәршәмбе

Актаныш районының бар уку йортларында да шушы көннәрдә балалар иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган ата-аналар җыелышлары үтте. Мәктәпкәчә һәм башлангыч сыйныфта укучы һәр балага әти-әниләреннән, туганнар арасыннан бер өлкән кеше билгеләп куелып, укучыларның мәктәптән, бакчадан алар белән бергә кайтулары тәэмин ителергә тиешлек аңлатылды. Сыйныф сәгатьләрендә укучыларга урамда таныш түгел кешеләр белән аралашырга туры килгәндә, экстремаль ситуациядә калганда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре хакында аңлатулар, сөйләшүләр алып барыла.  Актаныш районы – тыныч төбәкләрдән санала, әмма, бездә дә күптән түгел Яр Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә булган вәхши вакыйгалар кабатланмас дип, бер генә кеше дә ышандыра алмас.

“Укытучы баланың дәрестә булмавына аерым игътибар бирергә тиеш. Шунда ук сәбәпләрен ачыклау зарури. Беренче чиратта, балалар иминлеге безнең игътибардан һәм җаваплылыктан тора”, - дигән иде 22 февраль көнне Яшел Үзән шәһәрендә узган муниципаль органнарның мәгариф идарәләре һәм өстәмә белем бирү үзәкләре җитәкчеләре белән чиратагы киңәшмәдә  ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.
Моннан тыш, ярдәмгә мохтаҗ һәм өлкәннәр тарафыннан көч куллануга дучар булган балалар ТР территориясендә эшли торган 8-800-2000-122 ышаныч телефонына мөрәҗәгать итә ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International