Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел

2013 елның 15 феврале, җомга

Бүген Әфган җиреннән Совет гаскәрләре чыгарылуга 24 ел тулу уңаеннан,  Актанышның Җиңү паркы каршында интернационалист- сугышчыларны искә алу  митингы уздырылды.

Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Шәмсунова, район хәрби комиссары Ф.Усманов катнашты.”Бүгенге көнне бәйрәм дип түгел, искә алу көне буларак уздырабыз - әлеге сугышта катнашкан,  башларын салган ир-егетләребезне искә алу көне.Тарих бу сугышка үзенең бәясен бирде. Шушы сугышта катнашучыларны без берничек тә онытырга тиеш түгелбез. Җиңү паркына килеп сугышта үлгәннәр истәлегенә чәчәкләр салырга мөмкинлегебез бар. Бүген биредә 10-11 сыйныф укучылары да катнаша.Без районда хәрби-патриотик тәрбияне көчәйтергә, армиядә илебез тынычлыгын саклаячак егетләребезне сау-сәламәт, кыю йөрәкле, спортта чыныккан итеп күрергә телибез”,- диде Л.Шәмсунова үз чыгышында.

Татарстан Республикасы хәрби коммисариатының район бүлеге башлыгыФ.Усманов та совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 24 еллыгын билгеләп үткән бу көндә барлык әфганчыларга изге теләкләрен юллады, Әфган җирендә районыбыздан ятып калган 6 солдат, сугыштан соң алган тән һәм җан яраларыннан бакыйлыкка күчкән 22 райондашыбызның исемнәрен кабат күңелләрдә яңартты.   Аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Аннары мәңгелек ут янында, әфганчыларга куелган һәйкәл-бюстлар янында чәчәкләр-веноклар салынды. Искә алу кичәсе “Яшьлек” мәдәни үзәгендә районыбыз әфганчылары турында мәгълүмат җиткерү һәм мәктәп укучыларының  матур чыгышлары белән үрелеп дәвам итте. Соңыннан бар катнашучыларны “Акчарлак” кафесына дәштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International