ТР Президенты: "Сез: "Акча бирегез!", - дисез, ә алар, сез хисап тапшырмыйча, булмаячак"

2013 елның 18 феврале, дүшәмбе
Бүген РФ Хөкүмәтенең күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау, гражданнарны тузган тораклардан күчерү һәм торак-коммуналь хуҗалыгын яңарту программаларын реформалаштыруга ярдәм итү федераль Фондына акчалар бүлеп бирү турында Карарга кул куелу көтелә. Шул вакыттан бу акчалар РФ субъектарына җиткереләчәк.
  16 февраль көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә ТР Хөкүмәт Йортында үткән атналык республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итүенчә, быел республикада капиталь ремонт ясалырга тиешле күп фатирлы йортлар исемлегенә 41 муниципаль берәмлектәге 811 күп фатирлы йорт кергән. Гомуми планлаштырыла торган акчалар күләме - 4,35 млрд.сумнан артык.
Бүгенге көндә әлеге йортларның 578нә проект-смета документациясе әзерләнгән. ТР Дәүләт торак фонды мәгълүматлары буенча, 28 муниципаль берәмлектәге 179 йортта капиталь ремонт эшләре башланган.
ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә 2013 нче елда капталь ремонт ясалырга тиешле мәктәпләр исемлегенә 162 объект (Казанның 20 мәктәбе), 7 коррекция мәктәбе кергән. Программаның гомуми күләме - 2,5 млрд.сум.
Министр ассызыклавынча, республиканың бер төркем муниципаль берәмлекләре үткән елда мәкәпләргә капиталь ремонт ясау буенча ахырына кадәр хисап тапшырмаган. Ул Әлмәт, Әлки, Югары Ослан, Нурлат районнарыннан, Казан һәм Яр Чаллыдан 7 мәктәп буенча хисапны тапшырып бетерүләрен сорады.
И.Фәйзуллин сүзләренчә, ТР Финанслар министрлыгы мәсьәләне шулай куя: "Үткән ел өчен хисап тапшырмадыгыз - бу елга акча алмыйсыз".
"Сезнең арттан йөрергә туры килүе бер дә матур түгел, - диде ТР Президенты, ТР муниципаль берәмлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп. - Сез: "Акча бирегез!", - дисез, ә алар, сез хисап тотмыйча, булмаячак".
ТР Президенты ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховтан бу мәсьәләне катгыйрак күзәтүен сорады.
И.Фәйзуллин сүзләренчә, конкурс үткәрелгән, һәм ул конкурс нәтиҗәләре буенча, "Татинвестгражданпроект" идарәсе белән дәүләт контракты төзелгән. Бүгенге көндә 62 мәктәптә капиталь ремонт башланган.
2013 нче елда ТР сәламәтлек саклау учреждениеләренә ремонт ясау һәм төзү мәсьәләсенә килгәндә, бүген ТРда модульле ФАПлар төзелеше өчен, 68 мәйдан әзерләнгән, 26 фундамент салынган.
Бүгенге көндә 14 районда сәламәтлек саклау учреждениеләренә капиталь ремонт ясый башлаганнар.

http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан алынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International