ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Яр Чаллыда 11 февраль көнне узган еллык коллегиясендә беренче тапкыр Татарстан муниципаль районнарының белем бирү өлкәсендәге эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Иң яхшы районнар “Яхшы сыйфатлы белем биргән өчен”, “Милли мәгариф үсеше өчен”, “Тәрбия эшен бик яхшы оештырган өчен” номинацияләрендә билгеләнде, дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнде. Актаныш муниципаль районы “Милли мәгариф үсеше өчен” номинациясендә II урынга лаек дип бәяләнде. Әлеге номинациядә туган телдә белем алучы татар милләтендәге балалар саны, татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларында җиңүчеләр саны, 9 нчы сыйныфны тәмамлаганда татар теленнән имтиханны тестлар ярдәмендә яңа формада тапшыручылар, татар телен коммуникатив технологияләр ярдәмендә рус телле балалар саны исәпкә алынган.
http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан файдаланылды.