"Умырзая" ансамбле “Сандугач сайрар илем” фестивалендә II дәрәҗә лауреат исеме яулады

2013 елның 19 феврале, сишәмбе

“Татнефть” ААҖнең “Рухият” рухи яңарыш фонды тарафыннан “Сандугач сайрар илем”  төбәк фестивале быел  XVI  мәртәбә оештырыла.  14 февраль көнне  “Вокал. Ансамбльләр” номинациясенең финал туры узып, анда Актаныш балалар сәнгать мәктәбеннән “Умырзая” ансамбле (остазлары Г.Чекалина, Р.Хаҗиева) II дәрәҗә лауреат исеме яулап кайттылар. Котлыйбыз!

Бу көнне Әлмәт музыка колледжы базасында узган әлеге бәйгедә Лениногорск, Бөгелмә, Актаныш, Баулы, Әлмәттән  барысы 400 башкаручы, 37 ансамбль иң-иңнәр исеме алу өчен көрәште.  Мәртәбәле жюри катнашучыларның әзерлеген югары бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International