Актанышта бүген мәктәп укучылары арасында кышкы Спартакиада ярышлары узды. Бәйгеләрдә бар мәгариф учакларыннан 31 командада яшь спортчылар көч сынашты. Укучылар шахмат, өстәл теннисы, аркан тартышу, гер күтәрүдә, шорт-трек спорт төрләре буенча ярыштылар, чаңгыда узыштылар. Ярыш нәтиҗәләренә килгәндә, урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында
I урын — 2 санлы Актаныш мәктәбе,
II урын — 1 санлы Актаныш мәктәбе,
III урын — Актаныш гуманитар гимназия-интернат;
Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында
I урын — Яңа Әлем мәктәбе,
II урын — Богады мәктәбе,
III урын —Уразай мәктәбе укучылары командасы.
Җиңүче командалар район башкарма комитетының спорт, туризм һәм яшьләр эшләре бүлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.