Республикада педагогика көллиятләре системасы яңартылып, укытучылар әзерләүдә төп игътибар зур мәгариф үзәкләренә биреләчәк

2013 елның 13 феврале, чәршәмбе
11 февраль көнне Яр Чаллы шәһәрендә “Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2012 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2013 елга бурычлар турында” коллегия утырышы узды. Утырышта ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, республикада педагогик кадрлар әзерләү мәсьәләсенә тукталып, Татарстанда педагогик кадрларны әзерләү вазыйфасы КФУга йөкләнүен билгеләп үтте. ТР Мәгарифне үстерү институты бу системада контроль орган ролен үтәячәк.

Республикада педагогика көллиятләре системасы яңартылып, укытучылар әзерләүдә төп игътибар зур мәгариф үзәкләренә биреләчәк.

КФУ ректоры Илшат Гафуров үз чиратында бу вузда укытучыларны әзерләүдә нык алга китүләрен, федераль программаларның моңа мөмкинлек бирүен, Идел буенча иң көчле педагогик һәм психологик потенциалның биредә туплануын белдерде. Билгеле булганча, КФУ бүгенге көндә ТДГПУ, Алабуга педагогика институтлары кебек уку йортларын берләштерә.

Илшат Гафуров яхшы укытучылар әзерләүдә һәм аларның белемен күтәрүдә материаль ресурслар гына түгел, ә шәхси амбицияләрнең зур роль уйнавын әйтеп үтте. Аның әйтүенчә, КФУда физика укытучылары – Физика институтында, химия укытучылары Химия институтында әзерләнәчәк.

Ул ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка педагогик юнәлештә уздырылган олимпиадаларда җиңгән укучыларны КФУга педагогик белгечлекләргә максатчан укырга кабул итү төркемнәренә тупларга тәкъдим итте.

Бүгенге көндә республикада Педагогик белем бирү буенча координацион совет эшли. Аны Энгель Фәттахов һәм Илшат Гафуров җитәкли. Ул педагогик белем бирү, укытучыларның белем күтәрү процессын яңартуны күз алдында тота.

КФУ ректоры укытучыларның белемен күтәрүдә интернет аша семинарларда, виртуаль берләшмәләр эшендә катнашуны алга сөрүен белдерде. “КФУ порталында педагогик капитал салынган”, - диде ректор. Ул шулай ук педагогларның мәгълүмат банкын булдырырга тәкъдим итте. Илшат Гафуров тәкъдим иткән тагын бер яңалык мәктәпләргә иҗтимагый аккредитация үткәрү белән бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International