ТР ның IX укучылар Спартакиадасы кысаларында 31 январьдән 3 февральгә кадәр Актанышның “Иман” спорт комплексында кызлар арасында баскетбол ярышлары узды.
Чарага 7 команда чакырулы булса да, Әгерҗе, Мамадыш һәм Менделлевск районнары спортчылары бәйгегә килмәде. Ә инде ярышучылар арасында беренчелекне Баулы командасы яулады. II урында аксубайлылар, актанышлылар III, сарманлылар IV урынга калдылар.
7 февральдән “Иман”да баскетбол ярышларының яшүсмерләр арасында узачак зона бәйгеләре башлана. Аларга уңышлар телибез.