Эшле кеше - ашлы кеше

2013 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эш бирүчеләрнең, һәр айның 28нче числосыннан да соңармыйча, вакансияле эш урыннары турында мәгълүмат биреп барырга тиешлекләре турында кисәтә. Әлеге мәгълүматлар оешма-предприятие җитәкчесенең яки шәхси эшмәкәрнең имзасы һәм мөһер белән ныгытылырга тиеш.
Вакансияле урынга эшче алынса, бу хакта халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә хәбәр итү кирәк.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең юлламасы белән гражданны эшкә кабул иткәндә, эшкә урнаштыру вакытын күрсәтеп, әлеге юлламаны 3 көн эчендә үзәккә кайтару таләп ителә. Әгәр юллама белән эшкә җибәрелгән гражданны эшкә алмаса, эш бирүче моның сәбәбен юлламага язып күрсәтергә тиеш.
Барлык сораулар белән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә килеп танышырга яки 3-01-98 телефоны аша белешергә мөмкин, дип хәбәр итте әлеге оешма җитәкчесе Әмирҗан Хәмидуллин.
http://aktanysh-rt.ru сайтыннан алынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International