Чишмә авылында яшәүче Зөһедия Зиятдин кызы Закировага 21 январь көнне 95 яшь тулды. Аны олы юбилее белән район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ландыш Шәмсунова тәбрикләде һәм Зөһедия әбигә РФ Президенты В.Путинның Котлау хатын, район хакимиятенең бүләген тапшырды.
Үзенең озын гомерле авылдашын Аккүз авыл җирлеге башлыгы Илфар Сәлихҗанов та котлады.
Яшьлеге авыр елларга туры килүгә карамастан, ветеранга әле һич кенә дә 95не бирерлек түгел. Колак бераз начарланса да, өй эчендә генә калмыйча, урамга да чыгып йөреп керә. Бүләкне тапшыра барган көнне тышта буран дулый иде, ә әби берни булмагандай, иркенләп урамда һава сулый, гомер кичергән авылын күзәтә, көрәк алып, сукмакларны кардан чистарткандай итә.
Зөһедия апа тормыш иптәше белән 4 ул, 2 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүген аларның һәркайсының исән-сау, гаиләле, матур тормышлы булуына сөенеп яши ана. Аны бик бай кеше дисәң дә була –6 баласы өстенә 12 оныгы, 16 оныкчыгы бар аның. “Һәр җәйдә бергәләп төп нигезгә җыелабыз”,- дип искә алды бу хакта янында яшәүче кызы Клара да. Күптән түгел Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак хәлен яхшырту программасы нигезендә әбигә яңа йорт салып биргәннәр, бүген әлеге йортны тагын да зурайту, уңайлыклар тудыру белән мәшгульләр.