А.В.Тарасов исемендәге “Алтын алка” клубы призына Бөтенроссия яшь хоккейчылары бәйгеләренең Республика турнирында Актанышның 2002 елгы “Лачын” төркеме быел беренче мәртәбә үзен сынап карады һәм сынатмады. Остазлары И.Хисмәтов кул астында шөгыльләнүче малайлар мондый зур ярышта тәүге тапкыр катнашуларына карамастан, яхшы уен күрсәттеләр һәм финалга үттеләр. Финал уеннары, монысы кебек үк, Зәй шәһәрендә, “Яшьлек” Боз сараенда 5 февраль көнне узачак.