ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Актаныш муниципаль районы буенча идарәсенең еллык эшчәнлегенә 15 январь көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә йомгак ясалды. Чарада полковник, “ТР буенча янгынга каршы 15 нче федераль хезмәте отряды” ДУ башлыгы М.А.Иванов, район Советы рәисе урынбасары И.Ш.Бариев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Э.Фәттахов катнаштылар.
Төп доклад белән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Федераль янгынга каршы хезмәтенең 103нче бүлеге башлыгы Р.Харрасов чыгыш ясады.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Актаныш муниципаль районы буенча идарәсе бүлекләре ел дәвамында чакыру буенча 108 урынга чыкканнар. Янгын вакытында районыбызда 2012 елда 5 кеше үлгән. Хезмәткәрләрнең һөнәри осталыкларын арттыру максатында, ел дәвамында 4 тактик укулар оештырылган.
Идарә эшчәнлегенә анализ ясалганнан соң, тырыш һәм намуслы хезмәтләре өчен идарә хезмәткәрләре С.Заһретдинов һәм Ө.Фәрдиевләргә “ТР буенча янгынга каршы 15 нче федераль хезмәте отряды” ДУ башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.