Сессияләрен тәмамлап, кышкы ялга кайткан студентларны җыеп, район күләмендә матур чара үткәрү, район башлыгының алар белән очрашып, ике якны да кызыксындырган сорауларны уртага салып сөйләшү районыбызда инде традициягә әверелгән. 2013 елда узачак Универсиадага бәйле рәвештә Казан студентлары сессияләрен иртәрәк тәмамлады, шуңа күрә, быел әлеге чара бераз иртәрәк- 10 январь көнне оештырылды.
Иртәнге якта Спартакиада белән башланды очрашу. “Бүләк” чаңгы базасында яшьләр иң элек үзара һәм җилләр белән узыша-узыша чаңгы шудылар, соңрак Балалар иҗат үзәгендә өстәл теннисы, пресс ясау, аркан тартышу кебек спорт төрләрендә үзләрен сынадылар. Ярышка, әлбәттә, нәтиҗәләр дә ясалды. Иң спортсөярләр дип Пучы һәм Иске Айман җыелма командасы табылды, II урында Кәзкәй һәм Аеш җирлекләре яшьләре җыелма командасы, III урында – Аккүз һәм Иске Сәфәр студентлары җыелма командасы.
Алга таба очрашу район мәдәният сараенда дәвам итте. Студентларның үз көчләре белән әзерләнгән Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесендә шаян сүзләр, уеннар, артистлык сәләтен тәмам ачып күрсәтердәй чыгышлар һәммәсе бергә үрелеп, күңелле, матур, истәлекле бәйрәм халәте тудырды. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев яшьләргә нәкъ менә шулай – тормышны яратып, аны матур һәм күңелле итәргә тырышып яшәгәннәре өчен соклануын белдерде: “Сез безнең Актаныш туфрагыннан. Укуларыгызны тәмамлагач, шәһәрдә эшкә калу ягын караучылар белән бергә, кабат үзебезгә әйләнеп кайтырга теләүчеләр дә булыр. Тормыш алга бара – яшьләр булган җирдә яңалык, заманчалык, җитезлек хөкем сөрә. Без сезне көтәбез, сез безгә кирәк,” – дип, Фаил Мисбах улы яшьләрне Актанышка чакырды.
Бәйрәм төсен алган очрашу ШТМ бәйгесендә җиңүчеләрне билгеләү белән тәмамланды. Мәртәбәле I урынга Аккүз һәм Иске \Сәфәр студентлары җыелма төркеме, II урынга Актанышның “Просто Мизгел”е, III урынга – Кәзкәй һәм Аеш авыларыннан килгән студентлар лаек булды.