ТР укучыларының IX кышкы Спартакиадасы кысаларында 14-16 декабрь көннәрендә Мамадыш шәһәрендә 1996-98 елгы кызлар арасында хоккей уеннары узды. Ярышларда 9 команда көч сынашты.
17 декабрь көнне район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев җитәкчелегендә район Советы, башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән традицион киңәшмә узды. Анда узган атна дәвамында алып барылган эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды, бүлек җитәкчеләре үз тармакларында башкарылган эшкә анализ бирделәр, алдагы чорга үткәреләсе чаралар тәгаенләнде, планнар билгеләнде.
13 декабрь көнне Актаныш муниципаль район Советының утырышлар залында 2013 елның бюджеты буенча Халык тынлаулары узды. Чараны район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев алып барды.
"Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идеяләр" VIII Республика бәйгесенең "Мәгарифтәге инновацияләр" номинациясендә Актаныш гуманитар гимназия-интернатының "Мирасыбыз" интернет-порталы җиңүче дип табылды.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Фәттахов бүген атналык ялын бүлеп, Актаныш муниципаль район мәгариф идарәсе һәм методик үзәге хезмәткәрләре, мәктәп директорлары белән очрашты. Республикада мәгариф тармагы торышы, алып барылган эшчәнлек, яңалыклар турында сөйләде, мәктәпләрдәге проблемалар, аларны хәл итү юллары хакында укытучылар белән фикер алышты.