ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
Инвалидлар ункөнлеген Актаныш районында быел инде 13 нче мәртәбә үткәрелүче Игелек марафоны белән йомгакладылар.

10
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе

8 декабрь көнне район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев җитәкчелегендә район Башкарма комитеты бүлек башлыклары, район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды.

Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда 8-9 декабрь көннәрендә Россия беренчелегенә һәм чемпионатына көрәш бәйгеләре узды. Анда Россиянең 36 төбәгеннән 245 спортчы бил алышты.

7
декабрь, 2012 ел
җомга

6 декабрь көнне Актаныш муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев, авыл җирлекләре башлыклары Әлмәт районында  узган семинар-киңәшмәдә катнаштылар. Чарада кече хуҗалыкларны үстерү һәм авылда хезмәт активлыгын күтәрү буенча башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды. Шуның белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашындагы зональ очрашулар сериясенә нокта куелды.

Инвалидлар декадасы кысаларында район җитәкчелеге урын өстендә ятучы һәм яман шеш авырулы балаларның өйләрендә булып, хәлләрен белешә, тормыш шратлары белән якыннан таныша, бүләкләрен тапшырып, гаиләгә аз булса да сөенеч бүләк итә.

5
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
4 нче декабрьда Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында “Татар моңы” IV Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы гала-концерты үтте. Әлеге бәйгедә безнең Актаныш муниципаль районыннан Динар Нургалиев дипломант исеменә ия булды.
Экстремизмга каршы көрәш проблемасын яктырткан иң яхшы журналист эшләренә игълан ителгән республика бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды. Алар арасында безнең Актаныш радиосы җитәкчесе, журналист Әлфия Мөхәммәтова да бар.

4
декабрь, 2012 ел
сишәмбе

Мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга игътибар, хөрмәт күрсәтү атналыгы башланды.

Вакансияле эш урыннарының күплеген исәпкә алып, районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бүген “Яшьлек” мәдәни үзәгендә вакансияләр ярминкәсе үткәрде.
Актаныш сәхнәсендә бию дәрте, бию сәнгате хакимлек итте бу атнада.  1 декабрь көнне район мәдәният сараенда хореография һәм фольклор коллективларның татар халык биюе һәм этнографик бию буенча республика “Шома бас” республика смотр конкурсының зона туры узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International