Районыбызда инвалидлар ункөнлеге 3 декабрь көнне старт алды. “Яшьлек” мәдәни үзәгендә район җитәкчеләре авыллардагы инвалидлар оешмалары, аларның президиум әгъзалары белән очрашты.
4 декабрь – Белем көне. Мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләре узачак. Инвалид балалар белән чаралар үткәрелә (“Яшьлек” мәдәни үзәге).
5 декабрь – Театр көне. Инвалид балалар өчен спектакль күрсәтеләчәк (“Яшьлек” мәдәни үзәге).
6 декабрь – Мәрхәмәт һәм күңел җылысы көне. Оешмалары булмаган инвалидлар өчен “Гәрәбә” ветераннар клубы концерты (“Яшьлек” мәдәни үзәге. 10.00 сәгать).
6 декабрь – Игътибарлылык көне. Авыл җирлекләрендә, хезмәт коллективларында инвалидларны хөрмәтләү.
Пучы картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен район мәдәният хезмәткәрләре концерты (10.00 сәгатьтә).
7 декабрь – Спорт һәм сәламәтлек көне. Бөтен төр категория инвалидлар катнашында спорт ярышлары (Балалар иҗат үзәге, “Иман” СК, 9.00 сәгать).
8 декабрь – “Без сезгә ярдәм итәрбез” акциясе көне. Бушлай мунча хезмәте.
11 декабрь – Игелек һәм хәйрия көне. Район мәдәният йортында Игелек марафоны үткәрү (10.00 сәгать).
Декада дәвамында урын өстендә ятучы инвалидларга, инвалид балаларга медицина каравы үткәрү өчен табиб бригадаларының авылларга чыгуын оештыру, “Без сезнең белән!” девизы астында урын өстендә ятучы инвалидларның өйләренә бару, аларның яшәү шартларын өйрәнү, ихтыяҗларын ачыклау оештырыла.