Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда 8-9 декабрь көннәрендә Россия беренчелегенә һәм чемпионатына көрәш бәйгеләре узды. Анда Россиянең 36 төбәгеннән 245 спортчы бил алышты.
Нәтиҗәдә, Татарстан егетләре 12 алтын, 2 көмеш һәм 1 бронза медаль яулап, зурлар арасында да, яшьләр арасында да гомумкоманда зачетында мәртәбәле I урынга ия булдылар. Актаныш районыннан Искәндәр Мортазин бәйгедә 65 кг га кадәр авырлык үлчәвендә яшьләр арасында Россия чемпионы калды, 20 мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде.
Котлыйбыз!
2026 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бала табу сертификатлары буенча хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә 74,7 млн. сум акча җибәргән. Беренче елда йөклелек, бала табу һәм балалар артыннан профилактик күзәтү чорында 6 меңнән артык хатын-кызга финанс ярдәме күрсәтелгән