Актаныш сәхнәсендә бию дәрте, бию сәнгате хакимлек итте бу атнада. 1 декабрь көнне район мәдәният сараенда хореография һәм фольклор коллективларның татар халык биюе һәм этнографик бию буенча республика “Шома бас” республика смотр конкурсының зона туры узды.
Бию коллективлары күрше Мөслим, Сарман районнарыннан һәм үзебезнең Актаныштан катнашты. Актаныштан “Агыйдел”җыр һәм бию ансамбле бәйгегә “Шома бас” дип аталган татар биюен әзерләгән, Актаныштан кадет мәктәбе егет-кызлар ансамбле, “Ләйсән” ансамбленең яңадан кабынуы жюри өчен яңалык булды.
Бәйгенең жюри әгъзасы Лилия Яффарова сүзләренә караганда, актанышлылар татар биюенең үзенчәлекләрен дөрес саклаган хәлдә, төп асылын ничек бар — шулай, бозмый, хәрәкәтләрен башка халык биюләре белән чуарламый бирәләр. Шулай ук, жюри әгъзасы Александр Бармин ничек биергә кирәклеген өлкәннәрдән өйрәнергә кирәк, алар халык милли биюләрен чиста саклаганннар, дип белдерде.
Бәйгедә исә өлкәннәр дә, нәниләр дә табан асларыннан ут чыгарып биеделәр. Алардан осталык, матурлык, энергия ташып тора.
“Шома бас!” бәйгесенең финал өлеше Казанда, алдагы елның март айларында узар дип көтелә.