4 нче декабрьда Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында “Татар моңы” IV Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы гала-концерты үтте. Әлеге бәйгедә безнең Актаныш муниципаль районыннан Динар Нургалиев дипломант исеменә ия булды.Конкурста җиңүчеләрне ТР мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин котлады.
Бүләкләү концерт программасы белән үрелеп барды.
Әлеге бәйгедә безнең Актаныш муниципаль районыннан яшь җырчылар Олеся Хаҗиева, Ләйсән Басыйрова һәм гармунчы Динар Нургалиев катнаштылар. Соңгысы – Динар исә бәйгедә дипломант исеменә ия булды. Ул музыка белән кечкенәдән үк яратып шөгыльләнә, 10 яшеннән Актаныш балалар сәнгать мәктәбендә укытучысы И.Хәбибуллиннан дәресләр ала. Ә “Татар моңы” бәйгесендә беренче чирканчыкны исә инде 11 яшендә үк алган, көчен ике ел элек кабат сынаган. Мәртәбәле жюри тарафыннан югары бәяләнүе әле быел гына. Хәер, Динар бу елның башында Нефтекама шәһәрендә халык уен коралларында уйнаучы яшь башкаручылар арасында узган “Юниор” Ачык конкурсында 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган егет.
Аңа киләчәктә тагын да зуррак иҗат уңышлары теләп калабыз.