Мәрхәмәтле бул, Кеше туганым!

2012 елның 12 декабре, чәршәмбе

Инвалидлар ункөнлеген Актаныш районында быел инде 13 нче мәртәбә үткәрелүче Игелек марафоны белән йомгакладылар. Тормыш авырлыгы каршында чарасыз калган инвалидларга катлаулы операция ясатуга, кыйммәтле дарулар сатып алуга, һ.б. ярдәм итү максатларын күздә тотып оештырылучы әлеге чарада узган 2011 елда 1 млн 73 мең 480 сум акча җыелган булган. Актаныш муниципаль районы инвалидлар җәмгыяте рәисе С.Әхмәтова сүзләренә караганда, әлеге акчаларның тиененә кадәр ярдәмгә мохтаҗ инвалид райондашларыбыз өчен тотылган. 2012 ел дәвамында социаль фондның 8 утырышы үткәрелеп, анда ярдәм сорап барысы 106 гариза кергән булган һәм аларның барысы да канәгатьләндерелгән. Марафонда С.Әхмәтова һәр җирлектән кемнәр өчен күпме акча бүлеп бирелүенә хисап бирде. Күңелләре җитеп, ел дәвамында матди ярдәм күрсәткән якташларыбызга, исемнәрен атап, рәхмәтләрен җиткерде. Игелек марафонында быел беренче мәртәбә яңа номинация кертелгән иде – алдан үзләреннән ни теләүләрен сорап, районыбыз инвалид балаларының хыялларын чынга, тормышка ашырдылар. Шәхси эшмәкәрләр үзара бүлешеп, Нәни Азат Вәлиевкә дельфинарийга сертификат, Такталачык коррекцион мәктәбе укучысы Айгөл Әминованың теләген үтәп, мәктәпкә спорт әсбаплары, Актаныштан коляскада гына хәрәкәтләнүче Миләүшә Гыймадиевага компьютер һәм Такталачыктан Ильмир Галиевкә фотоаппарат тапшырдылар.

Язмыш сынавына дучар булганнарга һәркем үзе теләгәнчә, күңеле кушканча ярдәм кулы суза. “Игелек эшлә дә суга сал, халык беләмәсә, балык белер”, дип яшәүче шәхесләребез арада аз түгел.  Кеше күрсенгә түгел, ярдәмгә мохтаҗ райондашларыбызга чын йөрәктән булышлык күрсәтергә һәрчак әзер якташларыбызга ел саен әлеге марафонда “Алтын йөрәк” медале тапшырыла. Быел әлеге хөрмәт һәм ихтирам билгесенә 10 кешегәия булды. Районыбыз  тормышын матурлау, камилләштерү, үстерү өчен  зур хезмәт куйган,  бар республикага таныту өчен тырышкан, Актаныш кешеләренең яшәешен яхшырту өчен янып йөргән бүгенге ТР мәгариф һәм фән министры Э.Фәттаховка әлеге медальне кигергәндә, “Моңарчы 12 ел буе әлеге бүләкне сез тапшыра идегез, быел үзегез кабул итеп алыгыз инде”,- диде шаярта төшеп район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев.

“Җәмгыятькә, ил яшәешенә аның халкы, анда гомер кичерүче хатын-кызлар, балалар, инвалидларның тоткан урынына карап бәя бирәләр. Алга карап яшәгән илдә инвалидларның ихтыяҗлары беренче урынга куелырга тиеш”,- дип искәртте Э.Фәттахов, сүз алгач.  “Доступная среда” программасы кысаларында республикада алып барылган эшчәнлек белән таныштырды, яңа мәктәпләр төзегәндә яисә капиталь ремонт ясаганда да саулыкка туймаучы балалар өчен бар уңайлыклар тудырылу зарурлыгына басым ясады. Инвалидларның һәрберсен үз туганыдай якын күргән җәмгыять рәисе С.Әхмәтовага, район оешма-предприятиеләре җитәкчеләренә, чараны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.

Башкалабыз Казандагы якташлар җәмгыяте рәисе В.Вахитов инвалидлар ункөнлеге кысаларында  Пучы картлар һәм инвалидлар йортына шәхси УАЗ машинасы бүләк итте. “Яр Чаллы икмәк продуктлары комбинаты” ААҖ  директоры А.Шәрипов, “ЧулманНефтеПродукт” оешмасы директоры М.Заһитов, “Протон” ҖЧҖ генераль директоры Р.Нуретдинов, шәхси эшмәкәрләр Р.Баянов, Х.Фәрдиева, И.Хөрмәтуллин, “Мирас” ҖЧҖ учредителе М.Закиров, өлкән яшьтәге райондашыбыз М.Шаязданова – әлеге кешеләр һәммәсе “Алтын йөрәк” медале белән бүләкләнделәр.

Олы йөрәкле райондашларыбызга медальләр тапшырганнан соң, Ф.Камаев залдагыларга: "Инвалидларга игътибарыбызны кызганмасак иде”, дип  мөрәҗәгать итте.-“Районыбызда игелек марафонына һичкем дә битараф түгелдер. Бу зур башлангыч белән без ел дәвамында үзебезнең райондашларыбызга мөмкин кадәр ярдәм итеп киләбез. Әлеге ункөнлек башланыр алдыннан без район Башкарма комитетының бүлек башлыклары, оешма-предприятие җитәкчеләренә инвалид балаларны өйләренә барып карау, тормыш шартлары белән якыннан танышуны, нинди ярдәм кирәклеген сорап, хәл- әхвәлләрен белешеп кайтуны максат итеп куйган идек. Якыннан күреп, проблемалар белән якынан танышу – бөтенләй башка бит ул. Минем үземә дә бер гаиләдә булырга туры килде. Нибары 5 яшьлек сабый яман шеш авыруына дучар булган. Аның белән очрашу күңелдә инвалидларга ярдәм күрсәтү теләген арттыра, күңелнең иң нечкә хисләрен уята”,- дип, район Советы һәм башкарма комитетыннан 41 мең сум күләмендә акча тапшырды.  Шулай ук, авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, мәгариф, медицина, спорт, мәдәният тармагында хезмәт куючылар,эшмәкәрләр, бу елда тәүге мәртәбәдән фермерлар үз кул астында эшләүчеләр белән көнлек хезмәт хакларын марафонга тапшырдылар. Эшмәкәрләр исеменнән сүз алган “Карагай” ҖЧҖ җитәкчесе Б.Шәйхразиев марафонда үз тәкъдимен дә кертте: “Әлбәттә, акчалата ярдәм бик кирәк. Әмма, мин өстәп, мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга тормышта үзләрен табардай, яшәешләрен тәэмин итәрлек эш тә тәкъдим итәргә телим. Аллаһы Тәгалә бер яктан алса, икенче яктан бирә дә бит ул. Бик күп инвалидлар тумыштан нинди дә булса олы сәләткә ияләр – кемдер бик матур җырлый, кемдер шигырь яза, кемдер кул эшләрен бик оста башкара. Менә шулай куллары эш белгән, күңелләре һәм тырышлыклары белән матурлык тудыра алган кешеләрне бергә җыеп, Берлек оештырсак, аларның эшләрен халыкка да танытсак, күргәзмәләр оештырсак, анда куелган әйберләрне сатуга чыгарсак, бик яхшы килеп чыгар иде. Бу хакта район җитәкчелеге белән дә сөйләштек. Күңелләрендә теләкләре булганнар, мөрәҗәгать итегез”,- дип белдерде ул.

Чара ахырында район инвалидлар җәмгыяте рәисе С.Әхмәтова марафонда барысы 1 млн 153 мең 37 сум акча җыелганлыгын белдерде. Чын йөрәктән бирелгән әлеге  ярдәм бик күпләрнең хәлләрен җиңеләйтергә булышыр.

Марафон барышында шулай ук, спорт, мәдәният чараларында актив катнашучы инвалидларга рәхмәт әйтеп, конвертлар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International