Вакансияле эш урыннарының күплеген исәпкә алып, районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бүген “Яшьлек” мәдәни үзәгендә вакансияләр ярминкәсе үткәрде.
Бүген районда 45 эшсез исәпләнеп, аларга барысы 177 вакансия тәкъдим ителә. Ярминкәдә 9 оешмадан вәкилләр эшләде. “Иң күп сорау авыл хуҗалыгы тармагына – механизатор, мал табибы, зоотехник, савымчылар кирәк”,- ди халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Ә.Хәмидуллин.
Ярминкә эшчәнлеге белән бүген район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев та кызыксынды. Бирегә эш эзләп мөрәҗәгать итүчеләр белән дә, эш тәкъдим итүчеләр белән дә аралашты ул.