Киңәшле эш таркалмас

2012 елның 10 декабре, дүшәмбе

8 декабрь көнне район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев җитәкчелегендә район Башкарма комитеты бүлек башлыклары, район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды.

Федераль янгынга каршы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 103нче янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе Р.Харрасов хәбәр итүенчә, атна дәвамында 1 янгын чыгу очрагы теркәлгән – Такталачык авылында ялгыз яшәүче 1937 елгы гражданканың электр линиясендә кыска ялганыш чыгу сәбәпле өенә ут капкан. Кызганычка каршы, хуҗабикәне коткара алмаганнар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлек башлыгы Р.Мөхәммәтҗанов узган атнада теркәлгән хәбәрләр хакында мәгълүмат бирде. 3-8 декабрь көннәрендә барысы 54 хәбәр теркәлгән. Шуларның 4се – юл-транспорт һәлакәте һәм 36 административ хокук бозу очрагы, 2 җинаять эше кузгатылган.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан территориаль идарәсе Яр Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Л.Хафизова узган атнада райондагы эпидимиологик хәлгә хисап ясады.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Р.Гарипов терлекчелек тармагындагы хәлләр белән таныштырды.

Киңәшмәне йомгаклап, район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән  райондашларыбызның өйләрендә булу, хәл-әхвәлләрен белешү һәр җитәкче өчен дә мөһимлеген ассызыклады: “Алар янында тормышка үзебез дә сизмәстән башка күз белән карый башлыйбыз, яшәүнең кадере артканын сизәбез. Ә аларга исә бүген аралашу да зур шатлык”, - диде Фаил Мисбах улы, һәм бар җитәкчеләрне дә 11 декабрь көнне узачак игелек марафонында оешмалары белән катнашырга чакырды. Ф.Камаев, шулай ук, алда көткән чаралар хакында да искәртте: “Яңа елга сөенечле вакыйгалар белән аяк басабыз – Актанышта сугыш ветераннары өчен төзелгән 30 фатирлы яңа йорт һәм реконструкциядән соң Татар Суыксуында 20 урынга исәпләнгән көндезге стационарлы табиблык амбулаториясен декабрь ахырында кулланышка тапшырабыз”,-дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International