ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе
30 ноябрь көнне Актаныш “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат”ында күзәтчелек Советының утырышы узды.
3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне. Шул уңайдан районыбызда 3-11 декабрьләрдә инвалидларның традицион ункөнлеге уздырыла.
30 ноябрь көнне, Казан Кремлендә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "Йолдызлык " фестивале җиңүчеләренә  махсус дәүләт стипендияләрен тапшырды. Бу югары бүләккә райондашларыбыз, фестивальнең 1 нче дәрәҗә лауреатлары– Регина Шиһабетдинова һәм Сөмбел Разетдинова ия булдылар, җитәкчеләре Лилия Ялалова кыйммәтле  истәлек бүләге белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы 1 млн. 852,5 мең кв.м. күләмендә торак тапшырып, Россия субъектлары арасында 3 урынны һәм Идел буе федераль округы буенча 1 урынны алды, дип хәбәр итә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. Торак тапшыру буенча еллык планны тулысынча үтәгән 20 район арасында Актаныш та бар.

Татарстан муниципаль районнарының, шәһәр округларының җирле үзидарә органнары һәм ТР башкарма хакимиятенең дәүләт органнары бүлекчәләре (район, шәһәр) хезмәткәрләре арасында Спартакиаданың финал этабында безнең Актаныш командасы бадминтон буенча мәртәбәле икенче урынга лаек булып, Мактау грамотасы белән  бүләкләнде. Гомум  нәтиҗәләр буенча исә команда 12 урынга чыкты.


30
ноябрь, 2012 ел
җомга
2012 елның апрель аенда ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан сыендыручы гаиләләр арасында «Минем гаиләм» исеме астында иҗат  бәйгесе игълан ителгән иде. Киров авылыннан Сабитовлар гаиләсендә тәрбияләнүче Галиева Лиана бәйгедә  3 урынны яулады, Мактау грамотасы һәм истәлек бүләкләре белән бүләкләнде.
Аеш җирлегендә бүген зурлап Авыл көнен бәйрәм иттеләр.
Актаныш районы муниципаль хезмәткәрләре командасының 3 млн. сумга ия булу мөмкинлеге бар. Моңа алар Татарстан Республикасының муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарәләре, дәүләт властеның башкарма органнары территориаль бүлекчәләре хезмәткәрләре арасында уздырылучы Спартакиаданың финалында җиңгән очракта ирешәчәкләр.

29
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Районыбызда матур вакыйга – “Агыйдел дулкыннары” иҗади берләшмәсенә 55 ел тулу бәйрәме  28 ноябрь көнне район мәдәният сараенда билгеләп үтелде. Монда ук Актаныш район җитәкчелеге һәм ТР Язучылар берлеге тарафыннан булдырылган Гамил Афзал исемендәге  премия дә тапшырылды - быел аңа 2011 елда нәшер ителгән “Көлмә кешедән” китабы өчен Фәнзаман Баттал ия булды. Премияне сатирик язучыга Актаныш муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев һәм ТР Язучылар Берлеге рәисе Р.Корбан тапшырдылар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре тарафыннан 28 ноябрь көнне Нур Баян исемендәге хуҗалыкта гамәли семинар узды. Хуҗалык рәисләре, баш белгечләре катнашкан бу чарага муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев җитәкчелек итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International