Аешта Авыл көнен бәйрәм иттеләр

2012 елның 30 ноябре, җомга

Аеш җирлегендә бүген зурлап Авыл көнен бәйрәм иттеләр. Иртәдән үк әле бу җәйдә генә сафка баскан яңа җәмәгать үзәге ишегалдында район эшмәкәрләренең сәүдә нокталары килгән кунакларга чәй, шашлык һәм үзләренең башка товарларын тәкъдим иттеләр.

Бәйрәмнең төп тантаналы өлеше яңа җәмәгать үзәгендә  - клубта узды. 33,8 млн. сумлык бу мәһабәт бинаны Асыл Шәяхмәтов җитәкчелегендәге “4нче ПМК” төзеп тапшырды. Биредә медицина, полиция инспекторы пунктлары, җирлек башкарма комитеты, китапханә, район почта элемтәсе бүлекчәсе һәм 150 урынга исәпләнгән клуб урнашкан. Аеш авылында 157 хуҗалык исәпләнә, халкы 457 кеше тәшкил итә. Моңарчы агач бинада урнашкан иске җәмәгать үзәге урынына авыл халкына мондый зур бүләк бик кадерле, әлбәттә. Бу хакта үз чыгышында бүген район башлыгы  вазифаларын башкаручы Фаил Камаев та  искә алды:
– Аешлылар – уңган халык. “Нигез” ҖЧҖ авыл хуҗалыгы өлкәсендә һәрчак алдынгылар сафында. Димәк, мондый бүләккә аларның тулы хакы бар, – диде ул. Бәйрәм бүләге итеп, матди-техник базасын ныгыту өчен, Фаил Мисбах улы үзәккә музыкаль җиһазлар алу өчен сертификат тапшырды.

Әлеге мәһабәт бинаны төзүдә вакыт һәм көчен кызганмый янып йөргән Актаныш муниципаль районының экс-башлыгы Энгель Фәттаховка, район җитәкчелегенә, вакытыннан алда объектны өлгертеп, кулланышка тапшырган “ПМК -4” оешмасы җитәкчесе Асыл Шәяхмәтов, оешма белгечләре һәм эшчеләренә бар авыл халкы исеменнән ихлас рәхмәтләрен җиткереп, “Нигез” хуҗалыгы башлыгы Д.Җәлилов кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

 “Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер”, – дигән мәкаль бар. Ә биредә халык күңеленә керерлек матур эш башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International