Муниципаль хезмәткәрләр 3 млн. сум өчен көрәшә

2012 елның 30 ноябре, җомга

Актаныш районы муниципаль хезмәткәрләре командасының 3 млн. сумга ия булу мөмкинлеге бар. Моңа алар Татарстан Республикасының муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарәләре, дәүләт властеның башкарма органнары территориаль бүлекчәләре хезмәткәрләре арасында уздырылучы Спартакиаданың финалында җиңгән очракта ирешәчәкләр. Зона турында безнекеләр 7 команда арасында өченче булды.

Спартакиадада спортның сигез төре буенча - җиңел атлетика, гер күтәрү, волейбол, шашка, шахмат, бадминтон, мини-футбол, өстәл теннисы бәйгеләрендә көч сынашалар. Бәйгеләр бүген башланып китә, Спартакиаданың ачылу тантанасы кичке 18.00 сәгатькә “Казан теннис академиясе” СКна тәгаенләнгән. Анда ТР Президенты Р.Миңнеханов катнашачак. Безнең Актаныш муниципаль район башлыгы Ф.Камаев та әлеге чарага чакырулы.

Кичә Фаил Мисбах улы команда әгъзалары белән очрашып, аларга уңышлар теләде: “Күрсәткечләребез яхшы. Командабызны туплаганда кайсы хезмәткәрнең нинди спорт төренә өстенлек бирүенә басым ясадык. Иң мөһиме – актанышлылар  сынатырга тиеш түгел. Ярышларга  әзерлек оешкан төстә алып барылды, шулай булгач, мин сезгә ышанам, күркәм уңышлар, җиңүләр  телим, – диде район башлыгы вазифаларын башкаручы.

Финал бәйгеләрендә беренче урынны яулаган команда 3 миллион сумга ия булачак. Икенче-өченче урыннарга чыкканнар 2 һәм 1 миллион сум белән бүләкләнәчәкләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International