Татарстан Республикасы Аграр Яшьләр Берләшмәсенең күчмә семинары 23 ноябрь көнне Актанышта, «Яшьлек» МҮдә узды. Актаныш районыннан 30га якын актив яшь белгеч чарада катнашып, социаль проектлар төзергә өйрәнүдә беренче сабакларын алдылар.
23 ноябрь көнне Түке авылында берьюлы ике йортта өй туе үткәрелде. Сугыш ветераны толлары Наҗия Газизуллина һәм Саҗидә Салиховаларга “Радуга” төзелеш җәмгыяте яңа йорт ачкычлары тапшырды. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары М.Гыйләева катнашты һәм өлкәннәргә җылы тәбрикләүләрен ирештерде.
20 ноябрь көнне Актаныш муниципаль районының башкарма комитет каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм наркотикларга каршы көрәш комиссияләренең берләштерелгән киңәшмә-утырышы узды. Чараны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Шамсунова алып барды.
1 декабрьдә Актанышның район Мәдәният сараенда Хореография һәм фольклор коллективларының татар халык биюе һәм этнографик бию буенча “Шома бас!” республика смотр-конкурсының зона туры узачак.