Сугыш ветераннарына хөрмәт йөзеннән

2012 елның 27 ноябре, сишәмбе

Торак шартларын яхшырту буенча районыбызда 386 сугыш ветеранына максатчан  акчалар  кайтты.  Шуның 109ына  ипотека программасы буенча, 113енә – шәхси йорт төзеп, 164е икенчел торак белән тәэмин ителеп бетеп килә. “Радуга” ҖЧҖ бу дәүләт программасы гамәлгә керүгә төзелеш эшләрендә иң актив позициядә – планга кертелгән 33 йортның ул инде 25 ен сафка бастырды. 23 ноябрь көнне исә Түке авылында берьюлы ике йортта өй туе үткәрелде. Сугыш ветераны толлары Наҗия Газизуллина һәм Саҗидә Салиховаларга “Радуга” төзелеш җәмгыяте яңа йорт ачкычлары тапшырды. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары М.Гыйләева катнашты һәм өлкәннәргә җылы тәбрикләүләрен ирештерде.

Саҗидә әби Салихова быел 85 яшен тутырган. Түгәрәк  юбилеена аңа “Радуга” оешмасы эшчеләре шундый зур бүләк ясады. Өлкәннәр үзләренең бу бәхетләренә ышанып та җитмиләр кебек – ярты ел эчендә төшкә дә кермәгән шундый зур хан сарае төзеп куйсыннар әле. “Өмет тә итмәгән идек, уйламаган да идек. Минем элекке өемнең түбәсен алыштырып, аскы ниргәсен ныгытсалар, шул да җитә иде. Килеп, әби, без сиңа яңа йорт салабыз, дигәч, аптырап та киттем, сөенечемнең дә чиге булмады”, - дип сөйли Саҗидә әби. Озын гомерләрендә күпне күргән, күпне кичергән  өлкәннәр мондый зурлау-хөрмәткә бик рәхмәтле. “Без инде үзебез дә лаеклы ялга чыгарга җыенабыз. Әнкәйгә мондый йортлар тергезеп бирергә мөмкинлегебез булмас иде, рәхмәт яусын әтиебез истәлеге итеп тотар шундый йортлар өчен”,- дип рәхмәтләрен җиткерделәр Саҗидә әби һәм Наҗия әбиләрнең балалары. Йорт тапшыру тантанасында Түке җирлеге башлыгы Р.Нуртдинов та катнашты, өй хуҗаларына истәлек бүләкләре тапшырды. Һәр җирлектә дә яңа йортка күчү бер сөенечле вакыйга. Шуңа күрә дә авылдашлары өлкәннәрнең шатлыкларын уртаклашты. Кем  изге теләк, кем шигъри шәлкем, кем бүләк белән килгән бәйрәмгә.  

“Җылы яңа йортта кинәнеп, рәхәтләнеп әле тагын озак гомер итәргә язсын”, - дип теләде әлеге өлкәннәргә сөенеч бүләк итүче оешма җитәкчесе Ф.Мөхәммәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International