Көрәшчеләребез III урында

2012 елның 19 ноябре, дүшәмбе

17 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә  Татар башкорт милли көрәше буенча Федерация призына яшь көрәшчеләр ачык турниры узды. Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән остаз И.Әнвәров җитәкчелегендәге команда бәйгедә III урынны яулады. Шәхси беренчелектә дә җиңүчеләребез бар:

Раббани Нургалиев 36 кг үлчәү авырлыгында I урынны яулады. 36 кг үлчәү авырлыгында Денис Миңнуллин, 32 кг -га кадәргеләр арасында Айнур Мирзаяновлар II урында. III урынга исә дүрт яшь көрәшче лаек булды – Заһит Шәйхәйдәров (25 кг), Айрат Сибгатуллин (40 кг), Ильмир Мөхетдинов (60 кг), Айназ Тимиров (65 кг).

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International