Минзәлә районының Аю төп гомум белем бирү мәктәбе спорт залында 17 ноябрь көнне милиция подполковнигы Р.Каһиров һәм өлкән лейтенант Д.Маннанов истәлегенә багышланган ир-атлар командалары арасында волейбол бәйгеләре узды. 5 команда арасында Актаныштан Р.Газетдинов җитәкчелегендәге төркем III урынны яулады. I урында Минзәләнең Аю командасы, II урынны Яр Чаллы шәһәреннән “ГИБДД” төркеме алды.