Пар канатлар талмасын

2012 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Ярты гасыр иңгә-иң куеп, гомер юлын бергә узган парлар – алтын туйларын каршылаучыларны район күләмендә хөрмәтләү тантанасы Актаныш төбәгендә инде күптән күркәм традициягә әверелде. Ә бүген исә якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан шушы көннәрдә гаилә коруларына 50 ел тулган  7 парның  һәммәсе дә Актанышның тантаналар залында “Пар канатлар” бәйрәменә җыелдылар. Куян авылыннан Нәсим һәм Мәрьям Гыйлфановлар,  Мерәстән Кифая һәм Нәвис Гаязовлар, Чуракай авылыннан Хәния һәм Фазулла Нәбиуллиннар, Әгъбәздән Сәлия һәм Назыйф Фәрраховлар, Иске Богадыдан Илүзә һәм Габидин Галимовлар, Яңа Богадыдан Наилә Госманова һәм Хәмит Миңнәхмәтовлар,  Актаныштан Фәния һәм Абрек Гыйлмуллиннарны балалары, оныклары, хезмәттәшләре, җирлек башлыклары котлады. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Шәмсунова һәр гаиләгә Актаныш муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

Бәйрәм озын гомерле күркәм парларның истәлек-хатирәләр яңартуы, балаларының тәбрик һәм рәхмәт сүзләре, районыбыз сәнгатькәрләренең чыгышлары белән үрелеп барып, бик җылы, матур төстә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International