Шәвәли үзенә яңа дуслар тапты

2012 елның 21 ноябре, чәршәмбе
Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Х. К. Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга һәм Халык шагыйре дигән олы исемгә лаек булган балалар шагыйре - Ш. Галиевнең тууына 20 ноябрьдә 84 ел тулу уңаеннан, Актанышның 5 санлы “Кояшкай”  балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме кыз-малайлары бүген тәрбияче апалары белән берлектә  шигырь кичәсе уздырдылар. Балалар шук малай Шәвәли белән таныштылар, Шәүкәт абыйларының шигырьләрен яттан сөйләделәр. Осталыклары, шагыйрь иҗаты белән яхшы таныш булулары өчен, Шәвәли аларга кичә ахырында үзе күктән чүпләгән йолдызлар таратты. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International