Җан биргән дә ана, сөт биргән дә ана, тел биргән дә ана, көй биргән дә ана

2012 елның 26 ноябре, дүшәмбе

Билгеле булганча, 25 ноябрь көнне Россиядә Әниләр көнен билгеләп үтәләр. Актанышта әлеге бәйрәм уңаеннан 2012 елда дүртенче, бишенче, алтынчы бәбиләрен алып кайткан әниләр, инвалид  балаларны тәрбияләүче әниләрне, ана капиталы сертификатын алырга хокуклы аналарны, өлкән яшьтәге,  Татарстан Республикасы  һәм Россия Федерациясе атказанган хезмәткәрләрен  хөрмәтләделәр – район үзәгенең тантаналар залына 23 ноябрь көнне гүзәл затларны чакырып, изге эшләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Бәйрәмдә гаилә институтын ныгытуга өлеш керткәннәре, һәркайсы берничә бала тәрбияләп үстергәннәре өчен олы йөрәкле ханымнарга ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Актаныш муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы А.Гыйздәтуллина, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге башлыгы Г.Мөхәммәдиева, пенсия идарәсе башлыгы Д.Әмирҗановлар изге теләкләрен юллап, район башлыгы исеменнән истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Район пенсия идарәсе башлыгы Д.Әмирҗанов 10 әнигә тантаналы рәвештә ана капиталы сертификатларын тапшырды.
Бәйрәмдә районның мәдәният хезмәткәрләре, балалар ансамбльләре аналарга үзләренең җырлы-биюле чыгышларын бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International