Актаныш мәктәбе 17 ноябрь көнне үзенең 100 еллык юбилеен бәйрәм итте. Мәктәпне тәмамлаган, тормышта үз урынын тапкан, дәрәҗәләргә ирешкән кичәге укучыларны олы бәйрәм үзенә җыйган. Актаныш авылының беренче белем учагының сәхнәгә күтәрелгән һәр чыгарылыш укучысы үзенең хатирәләре белән уртаклашты, мәктәп елларын хәтерендә яңартып, кызыклы мизгелләрне сөйләп көлдерде, күңеленә кереп калган укытучыларны рәхмәт хисләре белән искә алды, бүләкләрен тапшырды.
Мәктәпне тәмамлап, сәнгать юлына аяк басканнар үзләренең җыр-моңнарын яңгыраттылар, галим, прокурор, дәүләт эшлеклесе, Дума депутаты, баш табиб кебек югары дәрәҗәләргә ирешкән җитди профессия кешеләре бүген үзләренең алган тәүге 2леләре , сыйныфташлары, укытучылары белән булган күңелле вакыйгаларны искә төшерделәр, өлкән буын вәкилләре исә мәктәп тарихына кагылышлы хатирәләрне барладылар.
Ипләп кенә, ике яктан башкалар кулына тотынып сәхнәгә күтәрелгән Риф Һади улына, сәхнәгә күз салуга, гүя, көч-дәрман иңде – көр тавыш белән сүз башлады. Р.Әхтәмов – Актаныш беренче санлы мәктәбенең 1943 елгы чыгарылыш укучысы, 1961-1962 елларда Актаныш мәктәбе директоры, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы – үз хатирәләре белән уртаклашты: “Безне онытмаганыгыз өчен, мондый зур матур чара өчен рәхмәт сезгә! Актаныш мәктәбе үзенең югарылыгында калсын, башкаларга үрнәк булсын, бүтән мәктәпләргә дә 100 еллык юбилейларын каршыларга язсын”, - диде ул.
Россия Федерациясенең Федераль Җыен Дәүләт Думасы депутаты, генерал-майор, 1969 елгы чыгарылыш укучысы М.М.Галимарданов бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде, РФ Дәүләт Думасыннан котлау хаты һәм бүләк итеп принтер, сканер, факс тапшырды. “Мәгариф турындагы закон депутатлар тарафыннан карала. РФ Президенты әйткәнчә, илебездә мәктәпләрдә укыту, нинди генә яктан карасаң да, бушлай булырга тиеш. ТР Президенты Р.Миңнехановның да фикерләре сезгә мәгълүм – һәр авылның үз башлангыч мәктәбе булырга тиеш. Әле яңа гына мәктәп бусагасын атлап кергән сабыйлар ерак аралар үтеп, күрше авылга йөрергә тиеш түгелләр”,- дип дәүләт башлыкларының һәм үз фикерләрен җиткерде Марсел Мәгъфүр улы. “Мәктәп – уку-укыту урыны гына түгел, тәрбия үзәге дә, эшкә өйрәтү урыны да. Балага мәктәптә тәрбия бирелмәсә, аны урам тәрбияли башлый”,- дигән сүзләрен залда утыручылар да алкышлар белән кабул итте.
ТР Мәгариф һәм фән министры, мәктәпнең чыгарылыш укучысы Э.Н.Фәттахов та мәгариф системасында алып барылган реформалар хакында фикерләре белән уртаклашты: “Иң мөһиме – сәламәт, акыллы балалар үстерү, тәрбияләү. Без баланы үз-үзен кайгыртыр, камилләштерер, үстерер, мөстәкыйль фикер йөртә алыр дәрәҗәдә тәрбияләргә тиешбез. Илебездә әле соңгы еллардагы кебек укытучыларга игътибар булганы юк иде – бу хезмәт хакларын арттыруга гына кайтып калмыйча, дәүләт тарафыннан педагогларның тормыш шартларын җиңеләйтү максатында кабул ителгән төрледән-төрле программалар да, эшләгән эшең, куйган хезмәтеңне күрсәтер, лаеклы дәрәҗәдә бәяләнер өчен бәйгеләр, грантлар да. Димәк, балаларга төп, югары белем бирү дәрәҗәсен дә күтәрү таләп ителә. Бергәләп, кулга-кул тотынып эшлисе эшләр күп безнең.
Телләр белгән югалмас, диләр халыкта. Укучылар мәктәп тәмамлаганда, рус, инглиз, татар телен камил беләләр икән, югалмаячаклар. Әмма, мәсәлән, шул ук инглиз телен 2 сыйныфтан ук өйрәтәләр, тик укучылар аны камил үзләштереп чыга, дип әйтмәс идем. Димәк, өйрәнү методикасын үзгәртү кирәк”,- дип билгеләп үтте ЭнгельНәвап улы. Ул, үзенең яңа вазифада башка район мәктәпләре, мәгариф идарәләре белән танышудан соң ясаган нәтиҗәләре белән дә уртаклашты: “Читтән яхшырак күренә икән – безнең Актаныш районында база мәктәпләре булдыру турындагы карар инде күптән кабул ителгән иде, һәм мин аны дөрес чара дип бәялим. Көчле, заман таләпләренә туры килә торган шартлары булган берничә төп гомуми белембирү мәктәбе булырга тиеш. Башкалары исә укучылар санына карап, гомуми һәм башлангыч белем бирү учаклары булып кала. Кай районнарда 25-30 база урта мәктәбе калдырырга телиләр – аның инде күбесендә 30лап укучы, шул ук санда укытучылар”,- дип сөйләде мәгариф министры. Мәктәпне бер гасырлык тарихы белән котлап, ул ТР Мәгариф һәм фән министрының Рәхмәт хатын, интерактив такта һәм проекторга сертификат тапшырды: “100 ел – зур тарих. Безнең бар Актаныш районын белемле иткән мәктәп бит инде ул. Бу белем учагына фундаментны ныклы итеп салганнар –– җитәкчелек алышынып торса да, уку-тәҗрибәне алга таба тапшыра баргач, дәвамлылык, күчемлелек булгач, беренче мәктәп бүген дә бар яклап беренче булып кала бирә”,- дигән җылы ихлас сүзләрен җиткерде, үзен укыткан, балаларга төпле белем һәм тәрбия биргән мәгариф учагы мөгаллимнәренә рәхмәтләрен юллады.
Яр Чаллы социаль педагогик технологияләр һәм ресурслар институты ректоры Ф.Мостафина Актаныш мәктәбенә бүләккә премия тапшырачакларын игълан итте: ”Институт исеменнән уку елы ахырында иң яхшы укытучыга 50 мең, иң яхшы укучыга 15 мең сум күләмендә премия бирергә карар кабул иттек. Ә инде бу премияне нинди критерийларга нигезләп бирәчәксез, нәрсәләргә игътибар итәчәксез – үз карамагыгызда. Нигезләмәсен үзегез эшләрсез”, - дип белдерде ул, өстәп зур картина да тапшырды.
Бәйрәм котлау-бүләкләр белән генә үрелеп бармады, әлбәттә. Мәктәптә канат чыгарган күренекле шәхесләребез – татар халкының моңлы сандугачы Әлфия Афзалова, язучы Әмирҗан Моталлаповларның сәхнәләштерелгән истәлекләре белән дә, инде бәйрәмгә килә алмаучы бик өлкән яшьтәге чыгарылыш укучылары белән әңгәмә видеоязмалары, район һәм мәктәп тарихын яктырткан кинолар белән дә, пионер-комсомол елларын күңелдә яңарткан укучылар чыгышлары, мәктәп укытучылары җыр-биюләре, район сәнгатькәрләре чыгышлары белән дә кушылып, бөрбөтен тарих бәйрәме, бүгенге һәм киләчәк очрашуы булып күңелгә кереп калды ул.
Район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.М.Камаев үз чыгышында беренче санлы мәктәпнең районның бар мәктәпләр җитәкчелеге өчен дә база булып торуын ассызыклады: “Шушы мәктәпнең педагоглары булып хезмәт юлын башлаган бик күпләр бүген районның төрле өлкә-тармакларында җитәкчелек итә. Бу юбилей – район күләмендәге зур, күләмле, тәрбияви чара, тарихка кереп калачак чара. Мәктәптә эшләгән, укыганнардан өлкән буын кешеләре бирегә бар көчен җыеп килеп утырган, киләчәк буын укучыларыбыз монда чыгыш ясый. Мондый юбилей бәйрәмнәрен киләчәктә дә үткәрергә язсын.
Мәктәптә зур хезмәт куела. Илдә мәгариф тармагында туктаусыз реформалар үткәрелеп торса да, ул үз асылын югалтмыйча, алга таба эшчәнлеген тагын да арттыра, зуррак максатлар куеп, биегрәк үрләр яулау максатында эшли”,- дип бәя биде уку йортына Фаил Мисбах улы. Мәктәпкә бүләк итеп, ул район хакимияте исеменнән интерактив такта, һәм химия-биология укытучысы В.Чинаевага Рәхмәт хаты тапшырды.
Юбилей уңаеннан мәктәп үзенең “Саумы, белем иле! Чал тарихлы Актаныш мәктәбенә 100 яшь” (редакторы Ә.Самат, төзүче-авторлар В.Чинаева, Л.Әһлетдинова, И.Фәтхелова) китабын бастырып чыгарды, бәйрәмдә әлеге китапны да сатып алу мөмкинлеге булдырылган иде. Китапны әлегә алу бәхете эләкмәгәннәр мәктәпкә 3-12-97 телефоны аша мөрәҗәгать итә ала.