Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе утырышыннан

2012 елның 21 ноябре, чәршәмбе

20 ноябрь көнне Актаныш муниципаль районының башкарма комитет каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм наркотикларга каршы көрәш комиссияләренең берләштерелгән киңәшмә-утырышы узды. Чараны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Шамсунова алып барды.

Район яшүсмерләре арасында агымдагы елның 10 ае эчендә хокук бозу  очраклары һәм җинаятьчелекнең торышы белән балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлекчәсе өлкән инспекторы А.Ахунова таныштырды. Муниципаль социаль тернәкләндерү консилиумы эшчәнлеге турында консилиум җитәкчесе А.Гыйздәтуллина мәгълүмат бирде.

Балаларга һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе З.Хаҗиева районда исәптә торучы социаль яктан тотрыксыз 20 гаиләнең һәрберсенә тукталып, аларның соңгы 10 ай эчендә торышы, уңай яки тискәре якка үзгәреше хакында анализ ясады.

Актанышның Иске Җияш авылында яшәүче бер тотнаксыз гаиләнең утырышта тәртибе тикшерелде. Әлеге гаилә әгъзалары утырышта үзләре дә катнашты, әмма, исерткечтән башканы белмәүче ана дөньяга битараф иде – районның имам-хатыйбы Ләес хәзрәт Галләмовның сүзләре дә, баласыннан мәхрүм итү дә аңа тәэсир итмәде шикеле. Ана кешенең балигъ булмаган улын вакытлыча приютка җибәрү, үзен аналык хокукыннан мәхрүм итү турында район судына дәгъва гаризасы кертү турында карар кабул ителде.

Утырышта наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең дә эшчәнлеге яктыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International