Кайсыгызның кулы җылы?

2012 елның 3 декабре, дүшәмбе

3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне. Шул уңайдан районыбызда 3-11 декабрьләрдә инвалидларның традицион ункөнлеге уздырыла.

Актаныш муниципаль районы буенча агымдагы елның 1 ноябренә 2789 инвалид санала, аларның 138ен балалар тәшкил итә. Әлеге саннарны бүген “Яшьлек” мәдәни үзәгендә район җирлекләре инвалидлар җәмгыятьләре рәисләре, район җитәкчелеге һәм халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар вәкилләре катнашында узган “Түгәрәк өстәл” артында очрашуда район инвалидлар җәмгыяте рәисе С.Әхмәтова китерде. Ул ел дәвамында җәмгыятьнең эшчәнлеге, район һәм республика күләмендә оештырылган мәдәни, спорт чараларында яулаган урыннары, район инвалидларына күрсәтелгән матди ярдәм турында хисап бирде, бүгенге көндә борчыган проблемалар хакында сөйләде. Очрашу кысаларында район пенсия идарәсе җитәкчесе Д.Әмирҗанов, Аккүз җирлеге инвалидлар җәмгыяте рәисе Н.Гарипов чыгыш ясадылар. Район үзәк хастаханәсе баш табибы А.Хаевка сораулар күп яуды – аптекаларда дарулар бәяләренә кагылышылылары  да, хастаханәләрдә табибларга озын чиратлар да, җирлекләрдә хезмәт куючы фельдшерларның җитешә алмавы сәбәпле, дәвалану курсларының тиешеннән күпкә озакка сузылуы да, һ.б. бик күп сораулар белән күмделәр Айдар Рәфгать улын. Ул, үз чиратында, сорауларга туры, тулы җаваплар бирде.

Район башлыгы Ф.Камаев үз чыгышында инвалидларга игътибар һәм яхшы мөнәсәбәт ункөнлек кысаларында гына түгел, ел әйләнәсе, даими булырга тиешлеген ассызыклады.

Очрашу барышында  тырышып, күңел биреп эшләгән җирлекләрдәге инвалидлар җәмгыятьләре җитәкчеләре –Чөгәнә авылыннан Э.Якуповага, Сәфәрдән Р.Баяновага халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы А.Гыйздәтуллина Рәхмәт хатларын тапшырды. Шундый ук Рәхмәт хатлары белән район җирлек башлыклары – Мәсәдедән Ф.Минһаҗетдинова, Югары Яхшыйдан Р.Галимуллин һәм Актаныш җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе М.Әмирхановлар бүләкләнде. Быел юбилейларын каршылаучы инвалидлар җәмгыятьләре рәисләренә кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International