30 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр Татарстан муниципаль районнарының, шәһәр округларының җирле үзидарә органнары һәм ТР башкарма хакимиятенең дәүләт органнары бүлекчәләре (район, шәһәр) хезмәткәрләре арасында Спартакиаданың финал этабы узды.
Республикадан 700 дән артык кеше Универсиада авылында урнашып, мини-футбол, гер күтәрү, шахмат, шашка, бадминтон, волейбол, өстәл теннисы, җиңел атлетика кебек спорт төрләрендә көч сынаштылар.
2 декабрь көнне ТР яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм министры Р.Борһанов аерым спорт төрләре буенча шәхси һәм командалар арасында җиңүчеләрне тәбрикләде. Безнең Актаныш командасы бадминтон буенча мәртәбәле икенче урынга лаек булып, Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Спартакиада җиңүчеләрен Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Халиков котлады. 3 урынны яулаган Саба районы командасы 1 млн., икенче урындагы Түбән Кама командасы 2 млн., 1 урынга ия булган казанлылар исә 3 млн. сумлык сертификатка ия булдылар. Безнең Актаныш командасы финалга узган 18 команда арасында 12 урынга чыкты. Муниципаль хезмәткәрләрнең киләсе Спартакиадасы алдагы елда узачак. Бу хакта бар катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткергәннән соң, И.Халиков белдерде.