"Агыйдел дулкыннарына - 55"

2012 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Районыбызда матур вакыйга – “Агыйдел дулкыннары” иҗади берләшмәсенә 55 ел тулу бәйрәме  28 ноябрь көнне район мәдәният сараенда билгеләп үтелде. Башкортостанда яшәп иҗат итүче татар язучысы, “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсен оештыручы Суфиян Поварисовның өлкән яшьтә булуына карамастан, бәйрәмгә кайтуы нур өстенә нур булды. Юбилейга бик күп кунаклар кайткан иде – Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан,  аның урынбасары Данил Салихов, якташыбыз, “Чын мирас” журналы баш мөхәррире Илфак Ибраһимов, татарның танылган иҗат әһелләре – якташларыбыз Ләбиб Лерон, Эльмира Шәрифуллина, Вахит Имамов һәм башкалар катнашты. Аларның бик күбесе “Агыйдел дулкыннары” ннан үсеп, тәүге адымнарын олы тормышка курыкмый, осталык һәм тәҗрибә туплап атлаган шәхесләр. Иҗади берләшмә республикабызда иң өлкәннәрдән санала.Ул бихисап каләм ияләренә вакытында дөрес юл сайларга ярдәм иткән, каләмен шомартырга булышкан берләшмә.

“Районда уздырылучы күп кенә чаралар да нәкъ менә “Агыйдел дулкыннары” әгъзалары белән тыгыз үрелеп оештырыла. Районыбызда яшәп иҗат итүче шагыйрьләрнең шигырьләренә язылган әсәрләрне җырчыларыбызның репертуарында күрергә мөмкин”,- дип, берләшмәгә тәбрик  һәм күркәм эшчәнлеге өчен рәхмәт сүзләре җиткерде район башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев. Ул районыбыз язучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әмирҗан Моталлаповка район башлыгының Мактау грамотасын, Рәмзия Әхмәтова һәм Кадрия Саматоваларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Рафис Корбан исә,бәйрәм белән тәбрикләп, Татарстан Язучылар берлегенең Рәхмәт хатларын Альбина  Афзалова, Роберт Сәлахиев, Фәнәвис  Дәүләтбаевларга тапшырды.  

Актаныш район җитәкчелеге һәм ТР Язучылар берлеге тарафыннан узган елда булдырылган Гамил Афзал исемендәге  премиянең тәүгесе  язучы, драматург  Туфан Миңнуллинга тапшырылган булса, быел аңа 2011 елда нәшер ителгән “Көлмә кешедән” китабы өчен Фәнзаман Баттал ия булды. Премияне сатирик язучыга Актаныш муниципаль района башлыгы вазифаларын башкаручы Ф.Камаев һәм ТР Язучылар Берлеге рәисе Р.Корбан тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International