Актаныш гимназиясе күзәтчелек Советының утырышы узды

2012 елның 3 декабре, дүшәмбе

30 ноябрь көнне Актаныш “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат”ында күзәтчелек Советының утырышы узды. Анда ТР фән һәм мәгариф министры урынбасары Д.Мостафин, КФУның филология һәм сәнгать институты директоры урынбасары Р.Мирзаһитов, Актаныш муниципаль район башлыгы вазифарын башкаручы Ф.Камаев, Актаныш “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат”ының ата-аналар комитеты әгъзасы, гимназия укытучылары катнашты. ДАГУ “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат”ы директоры Л.Нурлыева 2012-13 нче уку елының сентябрь-ноябрь айлары эшчәнлегенә ачык хисап ясады. Ул алдагы айларга планнар белән дә таныштырды.

Утырышта катнашучылар гимназиянең эшчәнлегеннән, тулаем алганда, канәгать калганнарын белдерделәр, шул ук вакытта үзләренең тәкъдимнәрен дә керттеләр. Данил Мостафин үз чыгышында балалар белән индивидуаль шөгыльләнү зарурлыгына аерым тукталды: ”Бала, сәләтле бала исә, бигрәк тә, һәр нәрсәне мөстәкыйль кабул итә, тәнкыйди фикерли, үз фикерен дәлилли, бәхәсләшә белергә тиеш. Безгә иң гади, примитив алымнар кулланып булса да, һәр бала белән индивидуаль эшләү мөмкинлеген булдырырга, сәләтле балалар аша гимназияне танытырга кирәк”,- дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International