«Минем гаиләм» республика бәйгесендә җиңү яулаган

2012 елның 30 ноябре, җомга

2012 елның апрель аенда ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан сыендыручы гаиләләр арасында «Минем гаиләм» исеме астында иҗат  бәйгесе игълан ителгән иде. Әлеге чараның максаты – гаиләдә тәрбия мәсьәләсен  киң җәмәгатьчелеккә тарату, балаларның ял сәгатьләрен дөрес һәм файдалы оештыру максатында үзара тәҗрибә уртаклашу,  һәм, мондый социаль актив гаиләләрне үсендерү иде.

Бу бәйгедә безнең районнан 3 гаиләнең  - Киров авылыннан Сабитовлар, Күҗәкәдән Шәйхетдиновлар һәм Иске Балтач авылыннан Харисовларның балаларының  иҗат эшләре җибәрелде.  Киров авылыннан Сабитовлар гаиләсендә тәрбияләнүче Галиева Лиананың шигырьләре жюри әгъзалары күңеленә  хуш килгән. Ул бәйгедә  3 урынны яулады, Мактау грамотасы һәм истәлек бүләкләре белән бүләкләнде.

Венера һәм Алмаз  Сабитовлар үзләренең 3 балаларын тәрбияләп үстереп, 2008 елда бертуган Алинә һәм Русланны уллыкка һәм кызлыкка алганнар. 2011 елда  исә гаилә тагын ике ятимне сыендырган – Иске Байсардан Галиева Лиана бүген 8 класста укый һәм 2 яшьлек Галимова Лилия инде балалар бакчасында. Лиана әнисенең уң кулы, яхшы укый, баскетбол уйнарга ярата, дәрестән тыш чараларда актив катнаша, бию белән шөгыльләнә һәм кечкенәдән үк килгән иҗат сәләте ачылып килә. Аның мәкаләләре безнең  “Актаныш таңнары” газетасына даими рәвештә басылып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International